Кукмара районында сайлау участоклары ачылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Исемлеккә 39313 кукмаралы теркәлгән.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Районыбызның 73 сайлау участогы комиссияләре иртәнге сәгать 8дән эшкә кереште. Быелгы сайлауларда исемлеккә 39313 райондашыбыз теркәлгән, шуларның 524е - беренче тапкыр тавыш бирүчеләр.
Районыбызның Ош.Юмья, Кәркәвеч, Ятмас Дусай, Лубян, Нырты, Туембаш, Югары Чура, Поч. Кучук җирлекләрендәге ун округ буенча җирле депутатлар да сайлана.
Сайлау 18, 19 сентябрьдә дә дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International