2021 елның 9 сентябреннән 15 сентябренә кадәр Анапа шәһәрендә самбо һәм билбау көрәше буенча тренер Марес Бәдертденовның «Зилант» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр XIII Бөтенроссия яшьләр көрәше уеннарында катнаштылар. Самбо буенча ярышларда Малик Бәдертденов 49кг авырлык категорияләрендә икенче урынны алды; билбау көрәше буенча ярышларда Богдан Григорьев 60кг авырлык категорияләрендә җиңүче булды, Ранил Газизуллин 60кг авырлык категорияләрендә икенче урынны яулады, Мәлик Бәдертденов 50кг авырлык категорияләрендә, Артем Григорьев 65кг авырлык категорияләрендә, Ильяс Баһаманов 65кг авырлык категорияләрендә 3 урынны яуладылар. Тәрбияләнүчеләрне һәм аларның тренерын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт үрләре яулауларын телибез.