Ачык һавада уку залы

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь көнне Комсомол мәйданында ачык һавада уку залы эшләде. Үзәк һәм С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчеләре балаларны һәм өлкәннәрне яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Китапханәче Алсу Баһавиева кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Про все на свете, что любят дети» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар төрле биремнәрне бик теләп башкарды,  конкурсларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, хәрәкәтле уеннар уйнады, җитезлек  һәм тапкырлык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International