23 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар кунакта булды. Кунаклар С.В. Михалков шигырьләре буенча “Күңелле сәяхәт” әдәби - музыкаль композициясен карады (“Театр юных сорванцов” театр студиясе укучылары, җитәкчесе Хәбибуллина Д.Р.) һәм “Мәк-мәк без күмәк” (“Выше радуги” вокаль-хореографик ансамбле, җитәкчесе Гыйләҗева В.Г.). Мәдәният идарәсе җитәкчесе Бариев Рамил Бари улы һәм китапханә директоры Касимова Резидә Хәкимулла кызы конференциядә катнашучыларны балалар китапханәсе тарихы белән таныштырды, аның эше турында сөйләде һәм китапханә буенча экскурсия үткәрде.