27 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 5а сыйныф укучылары өчен “По морям, по волнам” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Укучылар диңгез һәм океаннар турында кызыклы фактлар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге, мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, табышмаклар һәм викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм «Море, пальмы и песок» видеофильмын карау белән тәмамланды.