Лубян урман-техник көллияте хезмәткәре һәм студенты “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабында көмеш медаль яулады

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Чемпионат Казан төзелеш көллияте базасында узды.

Лубян урман-техник көллияте хезмәткәре, питомник мастеры Ленар Фазлыев һәм “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеге буенча 3 курс студенты Аделина Хәйруллина “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында узган “Абилимпикс” VII милли чемпионатның төбәк этабында катнаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Ленар Фазлыев – “Белгечләр”, Аделина Хәйруллина “Студентлар” категориясендә 2нче урынны яулады.

Чемпионат Казан төзелеш көллияте базасында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International