Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче Леонтьева Дарья «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында VII Милли чемпионатның төбәк этабында катнашты һәм 3 нче урынны алды. Җитәкчесе Борковских Асия Кадыйр кызы.