Кукмара районы социаль яклау бүлеге программа тәкъдим итте.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда пенсионерлар өчен түбәндәге чаралар оештырылачак:
- Кукмара шәһәре, Степан разин урамы, 81а йорт адресы буенча урнашкан мунчада ярты бәягә юына алачак. 1, 3, 8, 10 октябрьдә – ир-атлар, 2, 7, 9 – октябрьдә хатын-кызлар көне,
- Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 25нче йорт, Ленин урамы, 30б йорт адреслары буенча урнашкан чәчтарашханәләрдә хезмәт күрсәтү,
- Колхоз базарындагы остаханәдә аяк киемен ремонтлау 10 процентка очсызландырыла.
Кайнар линия телефоннары: 2-84-37, 2-64-65.