«Безнең тарих битләре» очрашу кичәсе

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган «Безнең тарих битләре» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Очрашуга Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиясенең 4б сыйныф укучылары һәм китапханәбезнең ветераны Волостнова Светлана Леонидовна чакырылган иде. Хафизова Гөлфия балаларга китапханә тарихы, төрле елларда китапханәдә эшләгән китапханәчеләр турында сөйләде, презентация күрсәтте. Светлана Леонидовна китапханә тарихы хатирәләре белән уртаклашты. Китап укырга яраткан балалар бик белемле, тәрбияле була, диде ул. Балалар үзләренең әби-бабайлары турында да сөйләде, шигырьләр укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International