30 сентябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә. «Көз әдәбиятта һәм музыкада» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага 4 нче мәктәпнең 4а һәм 4б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Багавиева Алсу презентация ярдәмендә балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда актив катнашты, «Көзге табышмаклар» чиште, викторина сорауларына җавап бирде, көз турында шигырьләр сөйләде.
Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны дәвам итте. Алар балаларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.