30 сентябрь көнне Комсомол мәйданында ачык һавада уку залы эшләде. Үзәк һәм С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балалар өчен «Планетабыз хайваннары» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар төрле конкурсларда катнашты, викторина сорауларнына һәм табышмакларга җавап бирде.