Кукмара районы территориясендә 6 октябрьда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак. «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Кукмара муниципаль районында да, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырыла». Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына СМС хәбәрләр җибәрү планлаштырыла.
«Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауларын сорыйбыз».