ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Галимгә багышланган вәгазьләр сөйләнде, соңыннан вәгазь эчтәлегенә бәйле викторина үткәрелде

Кукмара районында 2018 ел “Халык мәгарифе елы” дип игълан ителде

Яңа Комар авылында яшәүче Баймет Баязитов тиздән үзенең 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. 

1 февраль көнне Манзарас  авылы китапханәчесе “Ландыш” балалар бакчасында нәниләр белән “Яраткан язучылырыбыз - юбилярлар” дигән темага китапханә сәгате үткәрде. Балаларны Хәкимҗан Халикрвның һәм Самуил Яковлевич Маршакның китаплары белән таныштыру, Х.Халиковның “Канатлы куян”, “Китаплар докторы”, С.Маршакның “Сказка о глупом мышонке”, “Сказка об умном мышонке” әкиятләрен кычкырып уку, китапханә сәгате “Кошкин дом” мультфильмын карау белән тәмамланды. 

Канатлы дусларыбызга кышын урманда салкын булганга күрә, алар кешеләргә якынрак, шәһәр һәм авылларга күчәләр. Кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак. Ә алар күпләп үлсә, корткыч бөҗәкләрне юк итүче калмый. Шуны истә, тотып Аш-Бужи авылы китапханәчесе балалар белән китапханә бакчасына кошлар өчен җимлек куюны оештырды, һәм кошларның табигать дуслары булуы хакында сөйләп үтте.

2018 елның 9 февралендә 12.00 сәгатьтә Пычак авылы китапханәсендә шагыйрь прозаик, драматург, җурналист Татарстанның халык язучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм М. Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын искә алу уңаеннан, “Җилкәннәр җилдә сынала ” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырыла. Анда Фәнис аганың варислары, мәшһүр язучының иҗатына мөкиббән китап сөючеләр, олуг язучы хакындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар. Кичәдә  районыбыз үзешчәннәре башкаруында Ф.Яруллинның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, “Язмышны ул - үзен буйсындырды” исеме астында китап күргәзмәсе, “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән электрон презентация күрсәтеләчәк. Барлык әдәбият сөюче дусларны, райондашларны, авылдашларны әлеге кичәдә көтеп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International