ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

19 май көнне Байлангар авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризмга каршы “ дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар террористик актлар белән бәйле булган фаҗигале вакыйгаларны искә алдылар. Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре турында белделәр, кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатларын күрсәтү турында әңгәмә кордылар.Чара барышында“террор”, “террорчылык”, “террорчы” ”Террористларны ничек күзаллыйсыз?», «Нәрсә ул теракт?” төшенчәләренә аңлатма бирделәр, гадәттән тыш ситуацияләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре белән файдаланырга өйрәнделәр.

     21 май  Бөек Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн буларак билгеле. Шул уңайдан Ядегәрь авылы китапханәчесе  мәдрәсәгә йөрүче  балалар белән “ Болгарларның Ислам динен кабул итүләре”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларга Ислам дине турында аңлатма бирү; татар  халкының  тарихына кызыксыну һәм ихтирамлылык хисе  тәрбияләү максатыннан уздырылды.

18 май Халыкара музейлар көне уңаеннан Ядегәрь авылы китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән “Музейлар турында ни беләсең?” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укучылар электрон презентация ярдәмендә Кырлайдагы Тукай музее, Иске Казан, мәдәният йортында урнашкан экспонатларның тарихы белән кызыксындылар. 

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе 8 сыйныф укучылары белән “Без – тәмәкегә каршы!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә укучыларга тәмәке тартуның иң киң таралган начар гадәт булуы, әлеге аяныч хәлнең күңелсез нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барылды. Сыйныф сәгатендә булган һәр бала үзләре белән яшәүче өлкәннәр арасында тәмәке тартучылар белән профилактик сөйләшү алып барырга вәгъдә бирделәр. Чараның йомгаклау өлеше мәдәният йортының ял бакчасында үтте. Укучылар белән дару үләннәре, аларны дөрес итеп файдалану, табигать белән гармониядә яшәү кирәклеге турында сөйләшү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International