Югары Өскебаш авылы китапханәчесе яшьүсмерләр өчен “Наркомания –үлемгә юл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар тест сорауларына җавап бирү бәйгесендә катнаштылар. Наркотикларның тормыш өчен куркыныч матдә булуына төшенеп үз фикерләрен әйттеләр.
Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, шәфкать туташы Омарова Гульмира Мукатаевна «55яшьтән соң туклану» темасына чыгыш ясады.