2021 елның 2 октябрендә «Зилант» спорт мәктәбендә спорт ветераны Әхмәтшакир Шәрип улы Шәрипов Кубогына өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районы Беренчелеге булып узды.

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

2021 елның 2 октябрендә «Зилант» спорт мәктәбендә спорт ветераны Әхмәтшакир Шәрип улы Шәрипов Кубогына өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышлар 3 яшь төркемендә узды:2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шәхси-команда ярышлары, 2003 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси ярышлар, 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ветераннар арасында. Ярышларда 60 тан артык кеше катнашты.

Беренчелекнең күчмә Кубогын икенче ел рәттән Туембаш урта мәктәбе командасы яулады , икенче урында Зур Сәрдек урта мәктәбе командасы, өченчедә - Олыяз урта мәктәбе командасы. Үз яшь төркемнәрендә 1 урынны Руфинә Ахкямова (Зур Сәрдек), Илназ Корбанов(Туембаш), Миләүшә Гарифуллина (Кукмара), Айрат Вәлиев (Зур Сәрдек), Миннәхмәт Газизов(Кукмара) яуладылар. Җиңүче Команда күчмә кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде, команда-призерлар - грамоталар һәм медальләр; шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар - грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International