2021 елның 3 октябрендә Арча шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең волейбол бүлеге 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр җыелма командасы, тренер Илмар Шәймәрданов тәрбияләнүчеләре, «Арча»мәктәбенең ачык турнирында катнашып, җиңүче булдылар. «Зилант» мәктәбе администрациясе егетләрне, ата-аналарны һәм аларның мәктәпләрен котлый, ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә, сәламәтлек, укуда һәм спортта уңышлар тели.