Аралашу кичәсе: “Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына»

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

1 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубына йөрүче өлкәннәр өчен Өлкәннәр көне уңаеннан “Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына“ дип исемләнгән аралашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә багышланаган шигырьләр укыды, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Шулай ук электрон презинтация күрсәтелде, өлкәннәргә төрле уеннар уйнатылды. Килгән кунаклар үзләренең гомер көзенә багышланган шигырьләрен укыдылар, бер-берсенә бәйрәм котлауларын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International