«Кто ходит в гости по утрам…» этика сәгате

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

7 октябрь көнне Урта Комар мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балаларны китапханә белән таныштырды һәм «Кто ходит в гости по утрам…» дип исемләнгән этика сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга кунакта үзеңне ничек тотарга, кунакларны ничек каршы алырга, бүләкләрне дөрес итеп кабул итәргә һәм җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Чара «Что такое хорошо, что такое плохо» дигән мультфильм карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International