14 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы узды. Китапханәче Гөлфия Хафизова «И все они создания природы» дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Уен 5 темадан торды, һәр тема буенча 5әр сорау. Балалар зур кызыксыну белән үсемлекләр, хайваннар, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде. Чара «Табигать матурлыгы» видеоролигын карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.