20 октябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Айтматов исемендәге Гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Вот такие мы друзья: библиотека, книга, я» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китаплар ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар матур китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карады, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады.