Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография»милли проекты кысаларында ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын кертү эше дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәт күрсәтәләр.
Коронавирус буенча пандемиянең катлаулы чорына карамастан, ай саен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга медик патронаж үткәрелә, чөнки безнең карамактагылар медицина күзәтүеннән башка кала алмый. Килгәндә гомуми халәт буенча сораштыру үткәрелә, шикаятьләр ачыклана, көндәлек мониторинг үткәрелә, тар белгечләргә мөрәҗәгать итү, медикаментоз дәвалау буенча киңәшләр бирелә. Тикшерүләр барлык санитар чараларны үтәп үткәрелә.
Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Сәйфуллина Эльмира Анатольевна һәм район үзәк хастаханәсе гериатры Гыйләҗева Йолдыз Васил кызы белән баруыннвн соҗ Захарова Маргарита Мөхәммәт кызы Татарстан Республикасы Әтнә районы үзәк район хастаханәсе базасында стационар гериатрик ярдәм күрсәтүне оештыруга һәм дәвалауга юнәлдерелде.
Ул алтынчы октябрьдән унсигезенче октябрьгә кадәр махсуслаштырылган, дәвалау-профилактика ярдәме: дәвалау физкультурасы, физиотерапия, массаж, социаль тернәкләндерү һәм адаптация алган.
Безнең карамактагы өлкәнебез әлеге оешма стеналарында булуыннан канәгать калды һәм аны кабат кайтырга теләк белдерде. Киләчәктә калган теләүчеләрне мондый терапия бүлекләренә җибәрү планлаштырыла.