27 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Гөрләвек» балалар бакчасы белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Олы мираслы туган телем» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Соңыннан балалар горурлык хисе белән рус, татар телләрендә шигырьләр укыды. Жюри нәтиҗә ясады һәм барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.