«Краски осени» кул эшләре конкурсы

2021 елның 29 октябре, җомга

С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә табигать материалларыннан «Краски осени» дип исемләнгән кул эшләре конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация күрсәтте, көз турында сөйләде һәм сынамышлар белән таныштырды. Балалар көз һәм яшелчә турында табышмаклар чиште, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде. Балалар кул эшләрен бик оста итеп башкарганнар. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International