2013 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Көзге кубогы» турниры узды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

2021 елның  29-31 октябрендә 2013 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Көзге кубогы» турниры узды. Турнирда Кукмара «Ягуар», Краснокамскның «Красная звезда», Ульяновскның «Лидер», «Снежные барсы», Арча, «Олимп», Самара, «Авангард» Уфа командалары  катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче  урынны – Самара «Олимп» командасы, икенче урынны – Кукмара «Ягуар», беренче урынны-Краснокамскның «Красная звезда» командасы алды. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Илшат Нәҗипов танылды.

    УДМС начальнигы Илсур Кашапов призерларны җиңүләре белән котлады һәм кубоклар, грамоталар, медальләр һәм баллы призлар тапшырды. Турнирны оештырган өчен «Ягуар-2013 " командасының ата-аналарына  зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International