Кукмараның "Әкият" коллективы театр сәхнәсендә уңыш яулый

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Манзарас мәктәбенең “Әкият” иҗат коллективы Яр Чаллы шәһәрендә узган “Зөбәрҗәт яңгыр” II халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында икенче урынны алды.

“Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән коллективлар һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Без бәйгенең “Нәфис сүз” номинациясендә татар телендә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек тәкъдим иттек, - диләр “Әкият” коллективы җитәкчеләре Светлана Бурцева һәм Гөлназ Мөхәммәтҗанова. - Балаларның һәрберсе үз рольләрен чын артистлар сыман башкарды. Төп һәм иң катлаулы роль – Шүрәлене 8А сыйныф укучысы Мәрьям Сафина уйнады. 6А сыйныфыннан Айзат Нәбиуллин Батыр ролендә иде. Безнең яшь тәрбияләнүчеләр, 2-4 сыйныф укучылары урман халкына “әйләнде”, ә инде бишенчеләр, аеруча Илнар Гыйзәтуллин, Зәлинә Бадышева, Диләрә Борһанова спектакльнең бизәге булды. 
7А укучыларына да афәрин диясе генә кала”. 

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmarany-kiyat-kollektivy-teatr-skhnsend-uysh-yaulyy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International