1 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Радуга» клубының чираттагы дәресе - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Русь великая, Русь загадочная» дип исемләнгән дәрес-презентация узды. Дәрес барышында балалар 1612 елгы вакыйгалар белән танышты, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итү, Минин һәм Пожарский батырлыгы турында белде. Презентация күрсәтелде. Чара «4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне» дигән видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.