Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бүген 2021 елның 12 ноябрендә Кукмара муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы алып барды. Анда Казан шәһәрендәге “БДД” ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы урынбасары Наил Сәгыйдулла улы Агишев, комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, җирлек башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Кереш сүз белән Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Харисович Гарифуллин чыгыш ясады.

Көн тәртибенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә кагылышлы бик күп мөһим мәсьәләләр чыгарылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы -  Рамил Ришатович Нургалиев юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм 2021 елның 10 аенда Кукмара муниципаль районы балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.

«БДД» ДБУнең Казан шәһәрендә территориаль идарәне профилактикалау бүлеге башлыгы Елена Владимировна Яковлева «Кукмара районы мәгариф учреждениеләрендә ЮИД хәрәкәтен оештыру» темасына чыгыш ясады.

Кукмара шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча башкарылган эшләр турында Кукмара шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе - Райнур Фәрит улы Нотфуллин таныштырды;

Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Аделя Айратовна Галимуллина, МБОУ "Кукмара ш. А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей" директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Рабитовна чыгыш ясадылар.

Йомгаклауда “БДД” ДБУнең Казандагы профилактика бүлеге башлыгы урынбасары Наил Сәгыйдулла улы Агишев чыгыш ясады, “Эшчәнлекне һәм проблемалы мәсьәләләрне “БДД” ДБУ бүлекләре эшендә яктырту” темасына.

Утырыш йомгаклары буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International