2021 елның 11-12 ноябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбе хоккей буенча тренерлары илебез хоккееның 75 еллыгына багышланган күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә барышында тренерлар тәрбияләнүчеләрне танылган хоккейчылар, аларның казанышлары, шулай ук Кукмара хоккее тарихы белән таныштырдылар.