11-12 ноябрь, 2021 елда Васильево поселогында «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренерлары Марес Бәдертдинов һәм Энҗе Юсупова тәрбияләнүчеләре 2004-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында ТР Беренчелегендә катнаштылар.. Богдан Григорьев (53 кг, Сосновка шәһәре гимназиясе) - көмеш, Альбина Фәйзуллина(54кг, лицей) һәм Мәлик Бәдертденов(49кг, Яныль аграр көллияте) бронза призерлары булдылар. Спортчыларны һәм тәрбияләнүчеләрне котлыйбыз, укуда һәм спортта уңышлар телибез.
12-13 ноябрь, 2021 елда Васильево поселогында «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге, тренерлары Марес Бәдертденов, Данил Шиһапов, Энҗе Юсупова, Альберт Шәңгәрәев тәрбияләнүчеләре 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы самбо федерациясе Кубогында катнаштылар. Гадел Ганиев (42кг авырлык категориясендә, Ч.Т. Айтматов ис. гимназия.), Рәмис Нурматов (59 кг авырлык категориясендә, Манзарас урта мәктәбе) көмеш призерлар, Айдар Шәйхетдинов (46 кг авырлык категориясендә, Ч.Т. Айтматов ис. гимназия.), Тимербаев(71+ , Арбаш урта мәктәбе), Никита Кошкин (35кг, 4нче мәктәп) һәм Адилә Галеева (43кг,4нче мәктәп) бронза призерлары булдылар. Безнең тәрбияләнүчеләрне котлыйбыз, укуларында һәм спортта уңышлар телибез.