2021 елның 13 ноябрендә «Олимп» Боз сараенда «РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне»уңаеннан Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, милиция полковнигы Рифкать Нури улы Хәйретдинов истәлегенә багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда Кукмарадан «Динамо» һәм «ВКХ», Байлар Сабасынан «Саба», Менделеевскидан «Метеор" командалары катнашты.
Турнирда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Рифкать Хәйретдиновның тормыш иптәше Асия Булат кызы һәм кызы Ләйсән катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Метеор» командасы , икенче урынны – «ВКХ», беренче урынны «Саба» командасы яулады. «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Таһир Нурмөхәммәтов танылды.