Зур Кукмара авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр буйлап сәяхәт” дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара әкиятләр буенча мавыктыргыч сәяхәт рәвешендә узды, анда балалар әкиятнең төрле жанрлары турында белделәр һәм әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, “Сөйгән әкиятләр маршруты”, әкият геройларын белү буенча төрле конкурсларда катнаштылар.