Иске Юмья авылы китапханәчесе яшүсмерләр өчен “Коррупциягә каршы бергә” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде. Балалар коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге статистика, шулай ук коррупция юнәлешендәге җинаятьләргә каршы көрәш буенча кабул ителгән чараларның нәтиҗәләре турында белделәр. Әңгәмә ахырында Лидия Искаковна коррупциягә каршы көрәш оешмаларының буклетларын, белешмә һәм телефон элемтәләрен таратты. Чарада шулай ук "Әдәби әсәрләрдә Коррупция" дигән китап күргәзмәсе дә күрсәтелде.