“Права свои знай, обязанности не забывай” хокук дәресе

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

16 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен “Права свои знай, обязанности не забывай” дип исемләнгән хокук дәресе үткәрелде. Балалар презентация карады, үзләренең хокуклары һәм нинди вазыйфалары булулары, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тотуның мөһим нормалары турында күп яңалыклар белде. Мөһим документ – Бала хокуклары турында Конвенция белән танышты. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International