«Тегү эше»

2021 елның 19 ноябре, җомга

Үз куллары белән ясалган әйбер уникаль һәм кабатланмас кына түгел, ә аны иҗат итүче кешенең күңеленең бер өлешен дә үз эченә ала. Һичшиксез, аны кибеттән сатып алынган шундый ук әйбердән аера.

2021 елның 19 ноябрендә «Тегү эше» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында социаль эш буенча белгеч Йолдыз Вафина тарафыннан «Кеше өчен медицина битлеге тегү»дигән темага мастер - класс үткәрелде.

Чараның максаты - медицина битлеген тегәргә өйрәнү. Сәламәт кешегә ярдәм күрсәткән,  яки аның белән элемтәгә кергән очракта битлек кияргә кирәк.

Медицина битлеге - инфекция таралуны чикләү буенча профилактик чараларының берсе.

Мастер-класста авыр тормыш хәлендә булган ике гаилә катнашты. Чара ахырында үз куллары белән ясалган медицина битлекләре социаль хезмәт алучыларның үзләренә үк  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International