Китапханә дәресе «Синең беренче сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр»

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Иске Юмья авылы китапханәчесе кече сыйныфлар өчен «Синең беренче сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Чара энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр, алардан файдалану күнекмәләре белән танышуга багышланган иде. В. И. Даль, Д. Н. Ушаков һәм С. Н. Ожегов рус теле сүзлекләренә аерым игътибар бирелде. Аннан соң укучылар төрле темалар: космос, бөек ачышлар һәм уйлап табулар, кеше, кошлар, динозаврлар, хайваннар һәм башка бик күп нәрсәләр белән кызыксынган белешмәлекләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International