Экскурсия һәм «Мин һәм минем хокукларым» танып-белү сәгате

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Мәчкәрә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен экскурсия һәм «Мин һәм минем хокукларым» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Балалар Бала хокуклары турында конвенциядә бәян ителгән төп хокуклар һәм ирекләр белән танышты. Үз белемнәрен алар, «Кайда хокук, ә кайда бурычлар», «Граждан булырга өйрәнәм» дигән биремнәрне үтәп, тикшерде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International