Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгында конкурска йомгаклар ясалды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре акчалата бүләкләүләр алачак.

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Зур Кукмара авылы китапханәчесе җиңүче   (Хаҗиева Гөлнур Галиевна  100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды).

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авылы китапханәчесе җиңүче (Сабирова Фирая Рифкать кызы 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды).

Хезмәттәшләребезне югары казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!!

                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International