“Әнием-иң якты кояшым” әдәби-музыкаль кичә

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрь С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Әнием-иң якты кояшым» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Иң элек китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия үткәрде. Чара уку залында дәвам итте. Фирдания Фирдинантовна балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, «Әнием – кадерлем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Әңгәмә матур презентация, әниләр турында җырлар белән үрелеп барды.

Соңыннан балалар Р.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Н.Измайлова, Р. Вәлиеваның шигырьләрен сәнгатьле тиеп сөйләде. Жюри нәтиҗәләр ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International