26 нчы ноябрь көнне Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен иҗади сәләтләрне үстерү буенча дәрес үткәрелде. Дәрестә балаларны «традицион булмаган рәсем ясау техникасы»технологиясе белән таныштырдылар.
Дәреснең максаты - балаларны төрле рәсем ясау техникасы, шул исәптән гадәти булмаган рәсемнәр белән таныштыру иде.
Тернәкләндерү үзәгендә балалар Яңа елны бәйрәм итүгә актив әзерләнәләр, дәрес темасы «кар бөртекләре»иде. Ә кар бөртеген тоз белән ясадылар.
Дәрестә балалар тозның үзлекләре турында гап-гади күзаллаулар алдылар. Сынлы сәнгать өлкәсендә яңа гамәли белемнәргә өйрәндек.
Балалар яңа техникада ясаган барлык кар бөртекләре үзенчәлекле, кабатланмас килеп чыкты.
Һәр бала үзләренең ясаган «кар бөртекләрен» интерьерны бизәү өчен һәм бүләк сыйфатында кулланырга мөмкин булуын үзләштерде. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр кечкенә генә вернисаж оештырдылар.