2021 елның 27 ноябрендә ветераннар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм илебез хоккееның 75 еллыгына багышланган хоккей турниры булып узды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 27 ноябрендә ветераннар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм илебез хоккееның 75 еллыгына багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда Кукмара, Арча, Сосновка, Балтач, Байлар Сабасы шәһәрләреннән командалар катнашты.

   Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Балтачның «Балтач» командасы, икенче урынны Сосновканың «Витязь» командасы, беренче урынны «Кукмара хоккей ветераннары» алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Илнур Кәримов танылды. Призерларга кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International