Тематик кичә «Әнинең җылы кочагы»

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Яниль авылы китапханәчесе әниләрнең якты бәйрәме алдыннан “Әнинең җылы кочагы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Чара башланганда китапханәче барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, - аларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Чара эчтәлекле һәм якты презентация белән үрелеп барды. Балалар кроссвордны чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, шагыйрьнең күңелле һәм дәртле шигырьләрен сөйләделәр, “Урман әкияте” дигән инсценировканы күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International