Әңгәмә: “Әкияти серле, гүзәл ягым Кукмара”

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

29 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә "Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре  буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц-залда дәвам итте, анда « Әкияти серле гүзәл ягым Кукмарва» дип исемләнгән компьютер презентациясе белән әңгәмә үткәрелде . Әңгәмә барышында Лилия Рәис кызы җирле язучыларның иҗаты , шәһәребезнең тарихы, истәлекле урыннары, җирле язучыларның иҗаты белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International