Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Шәймарданов Н.Н. «кошлар өчен җимлекләр ясау»дигән дәрес үткәргән.

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Шәймарданов Н.Н. «кошлар өчен җимлекләр ясау»дигән дәрес үткәргән.

Бу дәрестә балалар кул астындагы материаллардан кошлар өчен җимлекләр ясарга өйрәнделәр. Хезмәт буенча Инструктор нинди агач токымнарыннан яки башка материаллардан җимлек җыярга, столяр эшләнмәләренең детальләрен ничек тоташтырырга, ягъни столяр эшенең барлык нечкәлекләрен аңлатты.

Мондый дәрес бик вакытлы һәм актуаль. Чөнки кыш килде һәм нәкъ менә канатлы дусларыбызга ярдәм итәр өчен вакыт җитте.

Балалар эшкә тотындылар һәм дәрес ахырында Кошлар өчен җимлекләр әзер иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International