Танып-белү әңгәмә: “Правда о СПИДе”

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

1декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә "Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең  өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре  буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц-залда дәвам итте, анда, бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, танып-белү әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International