Бу көнне бөтен ил буйлап төрле мәгълүмат чаралары уза, алар дөньяның барлык регионнары буенча таратыла торган ВИЧ һәм СПИД пандемиясенә каршы көрәштә оешкан көчләрне ныгыту эшенә хезмәт итә.
Түбән Комар авылы китапханәчесе Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көненә багышланган акция үткәрде. СПИД белән көрәшү символы булып кызыл тасма тора, бу өлкәдә бер генә акция дә хәзер аннан башка узмый. Чара барышында өстәл теннисы, шашка һәм шахмат буенча турнирлары узды, "Без тормышны сайлыйбыз"дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. "Сак булыгыз - СПИД!"дип исемләнгән буклетлар таратылды.