3 нче декабрь көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тарихи датага - Билгесез солдат көненә багышланган чара узган.

2021 елның 3 декабре, җомга

3 нче декабрь көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тарихи датага - Билгесез солдат көненә багышланган чара узган.

Балалар әлеге истәлекле датага әзерләнгән видеопрезинтация карадылар.

Чараның максаты: балаларны Россия тарихы, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм тынычлыкны фашистлардан азат иткән совет сугышчыларының батырлыклары белән таныштыру.

Видеопрезинтацияне карагач, тәрбияләнүчеләр 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү астында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан, Билгесез солдат җәсәденең Мәскәү Кремле диварлары янында Александровский бакчасында хөрмәт белән күмелүе турында белделәр.

Мондый чаралар үсеп килүче буынны әхлакый-патриотик рухта тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия, Ватаныбызның үткәненә, киләчәк өчен гомерләрен корбан иткән Азат сугышчыларга карата хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International