Инвалидлар Декадасы

2021 елның 3 декабре, җомга

     Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында хезмәт буенча инструктор Борковский А.К. җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр авыр патологияле яшьтәшләре өчен тегү остаханәсендә сувенирлар әзерләделәр.

           Реабилитация курсы дәвамында алар кухня кирәк - яракларын тырышып тегәргә өйрәнделәр. Бу мәсьәләгә җаваплы, күңел биреп, иҗади якын килделәр.

    Инвалидлар декадасында да алар үз эшләнмәләрен дусларына бик теләп бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International