3 нче декабрь көнне Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре инвалид балалар өчен «Без бергә»дип исемләнгән кызыклы әңгәмә узды.
Әлеге әңгәмәнең максаты-игелекле гамәлләр турында күзаллаулар формалаштыру, аларга кем мохтаҗлыгы, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ничек ярдәм итү турында белемнәр булдыру.
Әңгәмә барышында балалар тирәбездә җылылык, кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын белделәр. Алар үз сәламәтлекләре буенча тормыш проблемаларын хәл итә алмый. Шуңа күрә, мондый кешене каршылап, аңа ярдәм итәргә кирәк.
Ә әңгәмәдән соң балалар «күңелле кар бабайлары» дигән кул эшләре ясадылар. Чөнки тиздән барлык йортларда да Яңа ел чыршылары яначак. Балалар Кар бабайларны кәефне күтәрә алучыларга бүләк итәргә тырышачаклар. Яхшы кәеф-сәламәтлек нигезе бит!