7 декабрь көнне 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, гражданнарны кабул итү булачак. Барлык теләүчеләр чакырыла катнашырга.